Автор: Флюза Маратовна Марданова
Эчтәлек
1. Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары
2. Кереш.Туган авылымның күренекле шәхесләре……………………………….3
3. Төп өлеш .Туган ягымның шигьри җанлы кешеләре.…………………………….4
I бүлек Сагындырып искә төшәләр дә…”…………………………………………………..4
II бүлек. Күңел җылым каләмемдә…………………………………………………………5
Ш бүлек. Сыналмаган каләмнәр……………………………………………………………….5
4. Йомгаклау .Шушы җирдән, шушы туфрактан без…………………………………..6
5. Файдаланылган әдәбият…………………………………………………………………………7
Тикшерү эшенең темасы: Якташ язучылар иҗаты .
Теманың актуальлеге: якташ язучыларның иҗатларын тирәнтен өйрәнү, әсәрләрен дәресләрдә, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә ,үткәрелгән чараларда файдалану
Эшнең максаты: танылган әдипләребезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү , авылыбызның иҗатка сәләтле кешеләре белән танышу, җирле шагыйрьләрнең әсәрен җыю, балалар иҗатын барлау, барлык мәгълүматларны җыеп , җыентык әзерләү.
Тикшерү объекты: якташ әдипләребезнең китаплары , Җирле шагыйрьләрнең һәм балаларның әсәрләре.
Алымнар: язучыларның тормыш һәм иҗат юлына карата язмаларны барлау , якыннары белән очрашу оештыру , җыентык әзерләү.
Кереш.Туган авылымның күренекле шәхесләре.
Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Якташлары алар турында горурланып сөйлиләр, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куялар.
Безнең районның шифалы туфрагында туып үскән һәм хәзер исемнәре Башкортстанга гына түгел, хәтта башка милләтләргә дә билгеле булган данлы якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланыбыз. Шулар арасында милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда , матурлауда зур хезмәт куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче әдипләребез дә лаеклы урын били. Алар арасында Зиннәт Галимов, Равил Шаммас, Фәйзи Гомәров, Зәки Зәйнуллин, Әдхәд Синугыл, Мариус Максютов, Рәфгат Рысаев, Флүрә Сәлимова, Хисаметдин Исмәгыйлев, Зөлфия Гыйзетдинова… Без алар белән чын күңелдән горурланабыз. Шул ук вакытта без җирле шагыйрьләрнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне дә максат итеп куйдык һәм материаллар тупларга керештек.
2.Төп өлеш. Туган ягымның шигьри җанлы кешеләре.
I бүлек .”Сагындырып искә төшәләр дә….” Рәфгать Рысаев иҗаты
Рәфгать Шәмгун улы Рысаев 1939 елның 1 ноябрендә Стәрлебаш районының Тәтер-Арслан авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфада колхоз радиоузеллары өчен радистлар курсында белем алып, хезмәт юлын туган авылы радиоузелында башлап җибәрә. 1958 елның көзендә колхоз комсомол оешмасы карары белән ул яңа ачылган куян фермасына күчерелә. Тиз арада матур күрсәткечләргә ирешкән Рәфгать һәм аның хезмәттәше Илгиз Ишниязовны район һәм «Советская Башкирия» гәзитләре мактап язып чыга. Соңгы мәкалә «Солдат вернулся домой» исеме белән И. Ишниязов хезмәт иткән Баку хәрби округ гәзитендә дә дөнья күрә. 1959 елда Рәфгать үзе дә кулына каләм ала һәм «Дөрес сайланган юл» исемле очеркы белән район гәзитендә үткәрелгән конкурста икенче урынны яулый. Биш ел дәвамында Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укыганда әдәби түгәрәккә йөри, республика гәзитләре редакцияләре белән элемтәгә керә. Аны бигрәк тә «Кызыл таң» үз күрә һәм бишенче курста авыл хуҗалыгы бүлегенә кече әдәби хезмәткәр итеп эшкә кабул итә. Бүлек мөдире Тамьян Бикмаев белән баш мөхәррир Таһир Ахунҗанов өметле егетне журналист һөнәренә өйрәтә. Ләкин институт тәмамлаган яшь ветврач үз районына кайтып, Турмай ветучастогын җитәкли.
Өч елдан шагыйрь һәм журналист Фәйзи Гомәров Рәфгатьне үзе җитәкләгән район гәзитенә мөхәррир урынбасары итеп күчерүгә ирешә. Тик биш елдан Рысаев яңадан төп һөнәре — ветеринария хезмәтенә тотына. Башта туган колхозында баш ветеринария врачы, аннары 10 ел Мәләвез районының «Новый путь» колхозын 71да баш ветврач, партия оешмасы секретаре була. Лаеклы ялга чыкканчы, яңадан «Арслан» колхозында ферма мөдире, баш ветврач Вазыйфаларын башкара.
1989 елда, 15 ел аерылып торганнан соң, Рәфгать Шәмгун улы кабат кулына каләм ала. Бүген ул үзнәшер ысулы белән басылган 6 китап авторы. Иҗаты туган районының Акмулла исемендәге, Бәләбәйдә узган «Илһам чишмәләре» бәйгесе, «Башкортостан» гәзитенең еллык бүләкләре белән билгеләнде. Башкортстанның Русиягә кушылуының 450 еллыгы уңаеннан «Кызыл таң» гәзите үткәргән конкурста «Атла шулай, Башкортстаным» шигыре өченче урынны алды.
Алда аталган шагыйрьләребез бүгенге көндә безнең арабызда юк. Аларның якты истәлеге безнең күңелебездә мәңге сакланыр.
II бүлек.”Күңел җылым каләмемдә…” Равил Шаммас иҗаты
Тормыш юлы һәм хезмәт эшмәкәрлеге
Равил Сәхиулла улы Шаммасов (әдәби псевдонимы Равил Шаммас) 1930 елның 9 ноябрендә Башкорт АССР-ының хәзерге Стәрлебаш районы, Хәлекәй авылында крестьян ғаиләсендә туған. 1952 елда район үзәге Стәрлебаш авылындағы 1-се санлы урта мәктәпне тәмамлагач, элекке Матрай (хәҙерге Зилаер) районының Һабыр җидееллыҡ мәктәбендә, 1956 елдан Стәрлебаш районының Яшергән урта мәктәбендә балалар уҡыта. 1958 елда үҙ районының ул чаҡтағы «Знамя коммунизма» — «Коммунизм байрагы» (азаҡтан «Стәрлебаш чишмәләре») гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эш башлый. Төп хезмәтеннән аерылмый, Стәрлетамаҡ педагогия институтының филология факультетына укырга керә һәм аны читтән торып 1960 елда тәмамлый. 1962 елда «Ҡызыл таң» республика гәзите редакциясына күчә, җавааплы сәркәтип урынбасары, 1968—1970 елларда бүлек мөдире була. 1972—1981 елларда Башҡортстан китап нәшриятында әдәби мөхәррир вазифасын башҡара. 1982—1984 елларда СССР Тынычлыҡты яҡлау комитетының Башҡортстан бүлекчәсендә җаваплы хезмәткәр, азаҡтан 1995 елга тиклем Башҡортстан Язучылар союзы аппаратында эшли, шул исәптән пропаганда бюросын җитәкли. Берни тиклем ваҡыт «Һәнәк» журналында әдәби хезмәткәр булып та эшләп ала.
Иҗади эшмәкәрлеге
Равил Шаммас үзен киң ҡырлы, тәү чиратта лирик философияга, күңелчән юморга һәм үткер сатираға тугры шагыйрь итеп танытты. Аның әсәрләрендә илсөярлек хисләре өстенлөк итә, ул җирдәге тормышны дәвам итүче аналарга дан җырлый, тормышчанлыҡ идеяләрен тәүге урынға ҡуя. Әдип үзенең «Утлар» (1964), «Онытмағыз безне, тереләр» (1968), «Йөрәк алмасы» (1974), «Утлы дәфтәр» (1988) поэмаларында һәм ҡайсыбер башҡа әсәрләрендә совет халҡының Бөек Ватан суғышындағы тиңсеҙ батырлыгын маҡтый, фашизмды үҙ өнендә дөмектәргән ҡыю яугирләрнең истәлеге мәңге саҡланачагын ышаныслы дәлилли. Шагыйрьнең ару ғына сандағы поэма һәм балладасы халыҡ ижадының чағыу өлгеләрендәге уй-фекергә нигезләнеп ижад ителгән.
Ике дистәдән артыҡ китап авторы Равил Шаммасның әсәрләре белорус, рус, украин, ҡараҡалпаҡ, мари, татар һәм башҡа телләрдә нәшер ителгән. Аның шигырьләренә билдәле композиторлар Салават Низаметдинов, Рим Хәсәнов, Тәлгать Шәрипов һәм башҡалар дистәләгән җыр ижад иткән.
Равил Шаммас тәржемә өлкәсендә лә тырыш хезмәт күрсәткән әдип. Ул билдәле рус совет шагыйре Самуил Маршактың, шулай уҡ ҡаҙаҡ, ҡараҡалпаҡ, мари, украин һәм чуаш авторларының шиғырьләрен башҡорт теленә тәржемә итеп бастырды.
2015 елның мартында әдипнең Сайланма әҫәрләренең I томы дөнъя күрде. Басманың беренче бүлегендә аның 2010—2014 елларда ижад ителгән яңа шигырьләре һәм поэмалары, икенчеһендә — моннан алдағы төрле елларда басылған әсәрләре тупланған. Өченсө бүлектә шагыйрьнең «Утлар», «Йөрәк алмасы», «Каен суты», «Кызыл тоз», «Ылау» һәм башҡа поэмалары урынлаштырылған. Меңләгән китап уҡучылар Равил Шаммасны «изгелекле, яҡты күңелле шагыйрь» итеп белә, чөнки «аның лирик геройлары һәрваҡыт яҡшылыҡҡа ышана, матурлыҡҡа, гаделлеккә ынтыла. Шагыйрь төрле темаларға мөрәжәгать итә, ижады төрле тарихи дәверләрне үз эченә ала. Иң мөһиме — әсәрләрендәге һәр образны, һәр фикерне үз йөрәге аша үткәргән».
Китаплары
· Шиғырҙар. — Өфө: Китап, 2005. — 240 бит.
· Һайланма әҫәрҙәр. I том: Шиғырҙар һәм Таң йылмайыуы: Шиғырҙар. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1967. — 46 бит.
· Уттар: Поэма һәм шиғырҙар. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1969. — 30 бит.
· Донъя йөгө: Шиғырҙар. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1972. — 80 бит.
· Ҡояшлы тәҙрәләр: Шиғырҙар һәм поэма. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1974. — 96 бит.
· Шишмәле тау: Шиғырҙар. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1976. — 112 бит.
· Ҡар һыуҙары китә: Шиғырҙар. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1978. — 80 бит.
· Йән йәшәртер йәмдәрем: Шиғырҙар, поэмалар. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1980. — 224 бит.
· Күперһеҙ йылға: Повесть. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1982. — 238 бит.
· Тамсылар йырлап тама: Шиғырҙар, поэмалар. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1987. — 96 бит.
· Березовый сок: Стихи и поэмы. — М.: Современник, 1987. — 64 стр. (рус.)
· Муйыллы туғай: Ике повесть. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1987. — 280 бит.
· Ғүмер гөлдәмәһе: Шиғырҙар һәм поэма. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1990. — 184 бит.
· Яраларҙы һөйөү дауалар: Шиғырҙар, поэмалар, балладалар. — Өфө: Китап, 1995. — 224 бит.
· Гомер учагымның кузлары: Шиғырҙар. — Өфө: Китап, 1999. — 192 бит.
· Аҡыл таяғы: Шиғырҙар. — Өфө: Китап, 2002. — 120 бит.
· Кеше тиҙəр һинең затыңдыпоэмалар. — Өфө: Китап, 2015. — бит.
Тәрҗемәләре
· Маршак С. Радуга дуга: стихи и сказка. для детей. — Уфа: Башкнигоиздат, 1973. — 96 с.
· Цеткин К. Воспоминания о Ленине. — Уфа: Башкнигоиздат, 1974.- 56 с.
Маҡтаулы исемдәре һәм башҡа бүләктәре
· Халыҡтар Дуҫлығы ордены (Башҡортостан) (2015)[2]
· Башҡорт АССР-ы Юғары Советының Маҡтау грамотаһы.
· Башҡортостан Республикаһының атҡаҙанған мәҙәниәт хеҙмәткәре (1994)
· Бәләбәй районының Фатих Кәрим исемендәге премияһы (2013)
· Башкортстанның халык шагыйре
Ш бүлек. Әдхәт Синугыл-Куганаклы иҗаты
1935 елның 15 мартында Башкортстанның Куганакбаш авылында туа. Революциягә кадәр мәдрәсәсе белән дан тоткан Эстерлебаш мәктәбендә укый.
1956–1958 елларда ул Эстәрлебаш район комсомол комитетында инструктор, аннан тирә-як авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, Түбән Шәкермәктәбендә мөдир, Васильевка авылында китапханәче, Безнең дәвер — Миякә район газетасында тәрҗемәче булып эшли.
Башлангыч сыйныф укытучысы, мәктәп мөдире, китапханәче, Миякә район гәзитендә тәрҗемәче булып эшли.
1959 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1964 елда университетны тәмамлагач, Сарман районының Иске Минзәләбаш авыл мәктәбендә тарих, татар теле һәм әдәбиятын укыта. Аннан Казанга күчеп килә, Биектау район газетасында тәрҗемәче, район радиотапшырулары мөхәррире булып эшли. 1967–1970 елларда ул Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, ә 1971–1977 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Әдәбият бүлеге мөдире вазифасын башкара.
1977–1997 елларда Ә.Синугыл Ташкәнт шәһәрендә яши. Үзбәкстан кинопрокатында баш редактор, «Йылдыз» журналында эшли.
Әдхәт Кырымнан Урта Азиягә депортацияләнгән күренекле Кырым татары әдибе Шамил Аляддин кызы Ләйләгә өйләнә һәм Ташкәнттә яши башлый. Ул анда Үзбәкстан дәүләт кинематографиясендә фәнни-популяр һәм документаль фильмнар буенча өлкән мөхәррир, аннары Бохара, Кашкадәрья һәм Сөрхандәрьяөлкәләрендә Бөтендөнья Автор Хокукларын (ВААП) саклау буенча Үзбәкстан бүлегенең вәкаләтле вәкиле, Үзбәкстан язучылар берлеге органы «Йолдыз» исемле иҗтимагый-әдәби журналның техник мөхәррире вазифаларын башкара.
Казанга кайтып, 1992–1993 елларда «Шәһри Казан» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Моннан тыш «Ватаным Татарстан» газетасы белән «Татар-Информ»ның Үзбәкстан буенча үзхәбәрчесе вазифасында хезмәт куя, бер үк вакытта Үзәк Азиядәге БДБ илләре буенча Мюнхен шәһәрендә урнашкан Radio Free Europe радиостанциясенең Ташкәнттәге үзхәбәрчесе булып эшли.
1982 елда СССР язучылар берлегенә кабул ителә. 1983-1985 елларда ССРБ язучылар берлегенең М. Горький ис. Әдәбият институты (Мәскәү) каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый.
1987 елны, ТАСС (яңалыкларның телевизион агентлыгы) Кырым татарларына яла ягылган хурлыклы хәбәр тараткач, шагыйрь ризасызлыгын белдереп, «Ачык хат» яза һәм кулдан-кулга тарата.[2] Әдхәт Синугыл — Ташкәнт татар-башкорт мәдәни үзәген оештыручыларның берсе була.
1995 елда Әдхәт Синугыл гаиләсе белән Үзбәкстаннан Кырымга күчә.
1995 елда Татарстанның атказанган сәнгать әһеле исеме бирелә.
2000–2001 уку елларында Гарәп әмирлекләренең Донецк шәһәрендәге Ибн Фадлан исемендәге Украина ислам университетында татар теле һәм әдәбиятын укыта.
Шагыйрь укучыларга Ә.Синугыл-Куганаклы тәхәллүсе белән дә таныш. Татар әдәбиятын үстерүдәге һәм дөнья әдәбияты классикларын тәрҗемә итүдәге күпьеллык хезмәтләрен искә алып, Әдхәт Синугылга Татарстан Республикасының һәм «Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Әдхәт Синугыл 2004 елның 14 гыйнварында, Казанга иҗат эшләре белән килгән вакытында, Язучылар берлеге бинасында кинәт йөрәге туктап вафат була.
Ә.Синугыл – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
4 бүлек. Зәки Зәйнуллин иҗаты
Тормыш юлы
Зәки Зәйнуллин 1933 елның 10 июлендә Башкортстан Республикасының Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылында игенче гаиләсендә туган. 1950 елда үз авылларындагы 1 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул бер ел ат җигеп колхозда эшли, аннары 1951-52 уку елында шул ук районның Куганакбаш җидееллык татар мәктәбендә математика, физика фәннәре һәм рус теленнән балаларга дәресләр бирә.
1952 елда гаскәри хезмәткә чакырылып, Өркет шәһәрендә өчьеллык хәрби авиация-техника училищесында укый, училищены тәмамлагач, 1955—1958 елларда техник-лейтенант сыйфатында Ленинград хәрби округы авиация частьларында реактив ИЛ-28 бомбардировщикларын техника хезмәте белән тәэмин итү эшендә була.
1958 елда, хәрби белемен арттыру теләге белән, Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесына янәдән укырга керә һәм, 1963 елда аны уңышлы тәмамлап, 1967 елга кадәр гаскәри базаларда атом, су тудыргыч бомбаларын эксплуатацияләү буенча хәрби инженер булып хезмәт итә. Бер үк вакытта ул ракета техникасына бәйле фәнни тикшеренүләр алып бара, 1967—1970 елларда Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесының адъюнктурасында укып, ракета двигательләренең ныклык һәм ягулык хасиятләренә караган фәнни тикшеренүләре нигезендә диссертация яклый һәм хәрби-техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
1970—1978 елларда 3әки Зәйнуллин СССР Стратегик ракета гаскәрләренең Рига һәм Серпухов (Мәскәү өлкәсе) шәһәрләрендә урнашкан хәрби лабораторияләрендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1978—1988 елларда ул— Рига Югары хәрби ракета инженерлары училищесында укытучы, өлкән укытучы һәм, 1985 елда докторлык диссертациясен яклаганнан соң, профессор, фәнни төркем җитәкчесе хезмәтендә. Аның хәрби-фәнни хезмәт эшчәнлеге ракета двигательләре ныклыгын һәм ягулык төрләрен өйрәнүгә караган дистәләрчә гыйльми казанышлары һәм ачышлары белән тамгаланган.
Латвия халык фронты уздырган форумнарда, җыеннарда актив катнаша, аларның сәяси программаларын, аерым алганда, Латвиядә бердәнбер дәүләт теле латыш теле булырга тиеш, дигән таләпләрен яклап чыгышлар ясый. 1988 елда Латвия халык фронты канаты астында республикада яшәүче татарларның «Идел» исемендәге милли җәмгыятен оештыручыларның берсе була. 3әки Зәйнуллин 1988 елның декабрендә үзе теләп отставкага чыга һәм 1989 елның маенда Казанга күченеп кайта.
Әдәби иҗаты
Авторның балачак һәм үсмерчак хатирәләренә киң урын бирелеп, сугыш алды, сугыш чоры, сугыштан соңгы авылдагы кырыс тормыш күренешләрен киң яктырткан һәм фронттагы канлы сугыш эпизодларын да үз эченә алган «Галимулла бабай күгәрченнәре» (журнал басмасы 1990), «Сугыш алды малайлары» (1991), «Каршы таулар», «Урам» («Үрләр аша» повесте белән башланган трилогиянең икенче, өченче кисәкләре, 1993), «Ата нигезе» (1997), «Эстәрлебаш фетнәсе» (2002), «Арбалы үгез» (2003) повестьлары, маҗара жанрында язылган «Ат караклары» (1996) романы белән «Агыйделнең аръягында» (1998) исемле киң планлы тарихи роман-кыйсса һәм дистәләгән хикәяләре дөнья күрә.
Язучы иҗатындагы икенче зур бер тематика — ул Совет Армиясе, хәрбиләр, хәрби уку йортлары курсантлары, укытучылар, илнең кораллы көчләрен яңа төр кораллар белән тәэмин итүче хәрби инженерлар, уйлап табучылар, галимнәр тормышы, шулар турындагы әсәрләр — «Полковникны озату» (1991), «Ракета училищесы» (1997), «Атом полигоны» (1998), «ИЛ-28» (2001) повестьлары, күп санлы хикәяләр һәм публицистик язмалар — шулар җөмләсеннән. Алар вак эпизодларына кадәр диярлек чынбарлыкта булган реаль вакыйгаларга, авторның үз биографиясенә бәйле истәлекләргә, үз кичерешләренә нигезләнеп язылганнар. 1939— 1940 еллардагы совет-фин сугышына багышланган, әсир төшкән татар солдатының язмышы һәм аңа фин офицерының мөнәсәбәте аша сугыш чынбарлыгын психологик-әхлакый яссылыкта тасвирлаган «Гарасатлы юллар» (2002) повестен да шушы төркем әсәрләр рәтенә кертергә мөмкин.
Татар тарихы, бигрәк тә туган авылы Эстәрлебаш төбәгенең үткәне, бу төбәктән чыккан, яки анда яшәгән күренекле шәхесләр турындагы мәгълүматлар белән кызыксына, аларны терки-туплый бара. Атаклы Эстәрлебаш мәдрәсәсе мөдәррисе Мөхәммәтшакир Тукаевның 1899 елда Казанда басылган һәм бер нөсхәсе 3. Зәйнуллинның үз китапханәсендә сакланган «Тарихы Эстәрлебаш» исемле китабын укыр өчен, ул махсус рәвештә гарәп хәрефләрен өйрәнә. Соңыннан бу тарихи материаллар әдипнең «Эстәрлебаш мәдрәсәсе» исемле зур гына мәкалә-очеркында[2][3] һәм «Агыйделнең аръягында» (1998) исемле күләмле роман-кыйссасын язганда киң файдаланыла.
2010 елда «1941нең арбалы хатыннары» әсәре Татар академия театрында сәхнәгә куела.
5.Йомгаклау өлеше. Шушы җирдән, шушы туфрактан без…
Эш барышында алга куелган барлык бурычлар да чишелде дип саныйм. Җирле язучылар турында мәгълүмат тупланды, массакүләм чараларыннан файдаланылды, шагыйрьләрнең өйләрендә булып әңгәмәләр үткәрелде, исән булмаганнарының якыннары белән аралашып, тормыш һәм иҗат юллары турында кулъязмалар җыелды һәм мәктәптә очрашу булды. Һәр иҗат кешесе үзенең туган җире, әти-әнисе, туган нигезе, cуын эчеп үскән чишмәләренә мәдхия җырламый калмый. Безнең Стәрлебаш җирендә яшәп иҗат итүчеләргә дә хас бу күренеш Бу эшебезне киләчәктә дә дәвам иттерергә уйлыйбыз. Максатыбыз- истәлек китабы чыгару. Ул җирле шагыйрьләребезгә хөрмәт күрсәтү, исән булмаганнарның якыннарына зур бүләк булыр иде.
Нәтиҗә. Якташларыбыз үзләренең иҗатлары аша безне туган телебезне, туган туфрагыбызны, үз нәселебезне, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итәргә, яратырга һәм беркайчан да онытмаска чакыра.
Файдаланылган әдәбият
1. “Башкортостан”, Краткая энциклопедия, Уфа, 1996, 669 стр.
2. “Писатели земли Башкирской”, Справочник, Уфа, 2006,495 стр.
3. “Язма гөл чәчәкләре”, Стәрлетамак, 2006, 367 бит.
4. “Язма гөл чәчәкләре”, Стәрлетамак, 2009, 191 бит.
5. “Русча-татарча сүзлек”, Москва “Русский язык”, 1991, 721 бит.
6. “Стәрлебаш балкышлары”, Стәрлебаш, май, 2007, 36 бит.
7. “Стәрлебаш балкышлары”, Стәрлебаш, декабрь, 2014, 66 бит.
8. Равиль Шаммас, “Березовый сок”, Москва, 1987. 63 стр.
9. Рауил Шаммас, “Гүмер гөлләмәһе”,Өфө, 1990, 184 бит.
10. Рауил Шаммас, “Яраларзы һөйөү дауалар»,Өфө, 1995, 223 бит
Чыганаклар
· Шаммасов Рауил Сәхиулла улы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.