Внеклассное мероприятие «Язучының үткен каләме»

Автор: Эльвера Анасовна Гаффарова

Акка кара төшсә, югалмас

              ( Шагыйрә Зинаида  Кирилл кызы Захарова  белән очрашу  кичәсе.)

 

 

 

 

 

 

 

Максат: укучыларны шәһәребезнең  сәләтле кешеләре белән таныштыруны дәвам итү;  шагыйрә Зинаида Захарованың тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту; укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Сәхнә бизәлеше:  китап күргәзмәсе, балалар ясаган  рәсемнәр, плакатлар, шарлар.

Катнашалар: 1-7 сыйныф укучылары, шагыйрә Зинаида Захарова, кунаклар.

 

Кичә “Әссәләмәгаләйкүм” җыры белән башланып китә.

Беренче алып баручы:

Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар!

“Акка кара төшсә, югалмас” дип аталган кичәбезне башларга рөхсәт итегез . Бүген бездә кунакта якташыбыз, яраткан шагыйрәбез, мәктәбебездә  күп еллар математика фәне укыткан укытучы, Зинаида Кирилл кызы Захарова .

 

 Икенче алып баручы:

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган йорт! Бу сүзләр һәр кешенең йөрәгенә иң якын, иң кадерле сүзләр. 

 

Беренче алып баручы “Авылым” шигырен укый.

 

Авылымның һәрбер тыкрыгы

Күзли кебек мине һәр мизгел.

Алардан һич кача торган түгел,

Сизгердән  дә  әле ул сизгер.

 

Урамнары, алларыма чыгып,

Изге юллар теләп кул изи.

Ерак китсәм, сагынып көтә белә,

Туар таңнарымны ул бизи.

 

Авылымны ташлап китә алмам,

Анда таптым көткән бәхетне.

Анда гына минем сулар һавам,

Тик ул гына җаным рәхәте  — дип  яза автор үзенең туган авылы турында.

Икенче алып баручы:

Гүзәл  Кәләй  авылы.  Әлмәт районындагы  сихри  бер почмак.  Зинаида Кирилл кызының  гомер җебе шушы җирдән башлана. Бүгенге көндә ул танылган   шагыйрә, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясы лауреаты.

 

 Беренче алып баручы:

Гади шагыйрә генә түгел ул , ә шигырьнең тәмен белүче, шигырьне саф күңел, әмма сак күңел белән иҗат итүче шагыйрә дә. 2014 елдан  Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Икенче алып баручы:

Зинаида Кирилл кызының  һәр яңа әсәре — безнең өчен рухи азык.

Аның шигырьләрендә туган илгә, табигатькә, ата-анага мәхәббәт ярылып ята.

Шагыйрә үзе битараф булмаган һәр нәрсә турында шигъри сүзен әйтергә омтыла. Ул тормышны ярата, һәр мизгелдә матурлыкны күреп, аны укучы күңеленә җиткерергә омтыла. “Ак кәгазь һәм каләм – минем дуслар, ак кышлар да янда гел алар. Сулышым да алар, тынычлыгым, тугры дуслар шундый булалар” – дип ачыктан- ачык  бирә шагыйрә.

                          ( укучылар шигырь укыйлар)

                                   “Сиңа гына” җыры.

 

Беренче алып баручыЗинаида Захарова өчен балачакның һәр мизгеле, һәр хис – кичереше кадерле. Балалар өчен язылган  китапларындагы  шигырьләрдә  авторның дуслыкка дан җырлавы, шаяра белүе, әйләнә – тирәне балаларча күзаллавы, үзенә  генә хас юморы белән  аерылып тора.

 

Икенче алып баручы: Шигырьләре матур һәм аңлаешлы тел белән язылган. Алар бала тарафыннан җиңел кабул ителә, ә һәр шигырьнең сабый авызыннан сөйләнүе тәэсир итү көчен тагын да арттыра.

                            ( башлангыч сыйныф укучылырының чыгышы )

                                                       Татар халык биюе

 

Беренче  алып баручы:  Зинаида Захарова  жанрлар белән дә кызыклы тәҗрибәләр ясый. Шигырьләрдән кала, автор әкиятләр дә иҗат итә.Аның әкиятләре истә кала һәм бала күңеленә онытылмаслык булып сеңә. Укытучы-мөгәллимәнең  һәр әкияте әхлак һәм тормыш дәресе бирә.

                                                 (  инсценировка )

Икенче алып баручы: Ә хәзер сүзебезне яраткан шагыйрәбез Зинаида Кирилл кызы Захаровага бирәбез.

                                               ( автор чыгышы)

Беренче  алып баручы:  Зинаида Кирилловна , сезгә берничә сорау бирергә мөмкинме?

1.     Сезнең өчен бәхет нәрсәдә?

2.     Керәшенне аклык, сафлык бизи,

Игелекле җан ул, уңган, булган,

Ярдәмчелләр, гадел, сабыр җаннар,

Ихлас күңеллеләр аңа туган- дип язасыз сез бер шигырегездә. Керәшен татарларының тарихы, килеп чыгышы катлаулы, аларның гореф — гадәтләре дә үзгә. Шулар турында безгә дә сөйләп китсәгез иде?

3.     Сез укытучыларны зурлап: “Белем дөньясына илткән юлның Син маягы булдың яктыртучы” – дип язасыз. Үзегезнең мәктәп еллары, укытучыларыгыз турында нинди хәтирәләр сакланды?

4.     Сезнең иҗатыгызда мәхәббәт темасы шактый күп урын алып тора. Сезнеңчә мәхәббәт нәрсә ул?

5.     Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

                (З.Захарова сүзләренә язылган җыр)

 

Икенче  алып баручы: Хөрмәтле Зинаида Кирилловна, Сезнең йөрәк түреннән чыккан әсәрләрегез киләчәк буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур урын алып тора. Бүген без сезне ихластан тыңладык. Бик зур рәхмәт сезгә.

Беренче  алып баручы: Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз.

 

×
×