Сценарий праздника » Боз озату»

Автор: Усманова Амина Анасовна, Костенкова Лилия Мунавировна

“Боз озату” бәйрәме.

 

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән чара.

Зал авыл урамы итеп әзерләнгән.  Уртада өй, як- ягында каргалар белэн язгы агачлар куелган.  Алгы планда зәңгәр тукымадан елга ясалган. Аның өстендә кәгаздән  бозлар тезелгән.

 

Салмак татар көенә залга икешәрләп, өчәрләп кызлар, малайлар су буена җыела.

Егет. Кызлар, егетләр, карагыз, карагыз. Елгадан боз кузгалды. Тик күктә соры болытлар, кояш күренми. Әйдәгез, бергәләп кояшны чакырабыз!

 

Кояшны чакыру”

Кояш, чык, чык, чык!

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Җылы катык мичтә

Әти кайта кичкә!

Кояш чык, болыт кач!

Без уйнарбыз җылыткач!

 

Егет. Боз кузгалды.Шул бозлар белән төрле авырулар, күңелсез вакыйгалар да агып китсен.

Кыз. Егетләр,  исегездәме, узган ел боз өстенә учак ягып  җибәргән идек. Быел да шулай эшлик әле.

Егет. Әнә, бакча башында Сабир абыйларның кыштан калган саламнары бар, хәзер мин бик тиз генә бер кочак салам алып киләм.

Ул алып килгән салам астында учак макеты .Боз өстенә урнаштырып, төзәткәлиләр.

 

Кыз. Дуслар,  әйдәгез  «Зәңгәр чәчәк” уенын уйнап алабыз.

 

Җырлы – биюле  уен  «Зәңгәр чәчәк”

 

Балалар түгәрәк буенча хәрәкәтләнәләр.  Бер бала зәңгәр чәчәк төшерелгән мендәр тотып түгәрәк эченә баса, салмак хәрәкәтләр ясап биеп тора.

Юл читендә зәңгәр чәчәк,

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә бию хәрәкәтләре ясыйлар. Уртадагы бала түгәрәк буйлап хәрәкәт итә, җыр тәмамлангач, мендәрен бер бала алдына салып тезләнә, кулын югары күтәрә. Каршыдагы бала аның кулына тотынып, тирәли әйләнә.

Дус-ишләрем арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр –

Мендәреңне  сал әле.

Уен кабатлана.



МалайӘ сез беләсезме, елгалар боздан ачылганда халык сынамышлары да бар.

·         Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.

·         Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.

·         Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

·         Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

·         Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.

Малай. Элек бабаларыбыз боз озатканда   , теләкләр әйтеп ,елгага тәңкәләр ыргыта торган булганнар. Без дә бу элеккеге йоланы онытмыйк. Әйдәгез, елгага тәңкәләр ыргытыйк.

Җыелган яшьләр вак акчаларын елгага агызалар, теләкләр телиләр.

  • Еллар тыныч килсен,
  •  басуларда уңыш мул булсын,
  • начар чирләр, кайгылар килмәсен!

Татар халык парлы биюе белән бәйрәм тәмамлана.

×
×