8 (800) 101-04-53 звонок бесплатный с 6:00 по 21:00

Ватанны саклаучылар

Автор: Зиннатуллина Альфия Ильгамовна

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

       

“Ватанны саклаучылар”

Мәктәп күләмендә ачык чара.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Башкарды: Айбаш төп гомуми  белем бирү

мәктәбенең химия, биология укытучысы

Зиннәтуллина Әлфия Илһам кызы

 

 

 

 

февраль, 2022 нче ел.

 

Музыка яңгырый. ( Совет Армиясе маршы. С.Сәйдәшев муз.)

1 а.б.  Кадерле ир- ат укытучыларыбыз, малайлар, егетләр! Сезнең барыгызны да 23 февраль Ватанны саклаучылар көне- батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз. Ил- көннәребез аяз  булсын, һәрберегез сәламәт, көр күңелле булыгыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышларга ирешегез. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!

Сезне бәйрәм белән котлап 3 сыйныф укучылары җыр башкара  “Три танкиста”

2 нче алып баручы. 23 февраль… Бу бәйрәмгә инде 104 елдан артык,  кешелекнең иң көчле яртысы-  көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү — ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.

1 нче алып баручы.

Бер бәйрәм бар февральда

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

 Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә –

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

 

Уен:  «Зарядка для ума»  (укучы малайлар  белән)

«Танком управляет» – танкист

«Из пушки стреляет» – артиллерист

«За штурвалом самолёта сидит» – лётчик

«Из пулемёта строчит» – пулемётчик.

«В разведку ходит» – разведчик.

«Границу охраняет» – пограничник.

«С парашютом прыгает» – десантник.

«На кораблях служат» – моряки

 

2  а.б.  Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган.

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә торган…

 

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына,

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим әле аз гына.

Сезне бәйрәм белән котлап сәхнәдә 2 сыйныф укучысы Хамидуллин Зөлфәт, җыр башкара: «Солдатта булган диләр»

1 а.б.   Илләр имин булып, афәт килми

Тыныч кына булсын дөньялар.

Һәр туган таң җирдә тыныч булсын

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Балкып янсын күктә йолдызлар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Елмайсыннар Җирдә сабыйлар

Чын күңелебездән сезгә

Зур теләкләр телибез.

Сез, ир-егетләребез белән

Көчле безнең илебез.

 

  Хөрмәтле ир-егетләр,  хәзер 7 сыйныф укучысы Галимов Нияз  сезгә үзенең  бәйрәм котлавын тәкъдим итә.

2 а.б. Ватанны саклау — ир- егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе — ныклыкка сынау үтү ул. Ил, Ватан алдындагы изге бурычны һәр буын батырларча үтәгән. Мәктәбебезне тәмамлап хәрби хезмәттә булган һәм хәзергесе вакытта Армия сафларында хезмәт итүче солдатларыбыз белән без бик горурланабыз. Хәзер презентация карап китәрбез. Презентациядә безнең мәктәп укучыларының абыйлары, әтиләре, бабайлары урын алган.

1 а.б.

Солдатлар булып уйныйбыз,

Йөрибез походларга.

Чын сугышчылар шикелле

Ятабыз окопларда.

Әгәр кирәк икән, без дә

Курыкмабыз үлемнән,

Ялкын эченә керербез

Газинурлар эзеннән.

Һәм аларның батырлыгын                           

Һәркайсыбыз кабатлар.

Без — аларның оныклары,

Без — булачак солдатлар.

Хөрмәтле укытучы абыйлар,  мәктәбебез егетләре, сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезнең өчен3 сыйныф укучылары җыр башкара «Кечкенә солдатлар».

2 а.б. Узган буын мирас биргән кебек,

        Йөрәкләрдә мәңге калырлык,

        Без яшибез эшебез булсын диеп,

        Килер буын искә алырлык.

Хөрмәтле  ир-атлар, егетләр! Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберегезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет теләп, сәхнәгә  3 сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Нәргизәне чакырабыз. Шигырь: ”Көтмә инде, көтмә”

 

 1 а.б.   Сорауларга   «ДА» яки «НЕТ» дип җавап бирәбез!

Наша армия сильна? (Да!)

Защищает мир она? (Да!)

Мальчишки в армию пойдут? (Да!)

Девочек с собой возьмут? (нет!)

Стоит летчик на границе? (нет!)

Он летает выше птицы? (Да!)

Мы скоро праздник отмечаем? (Да!)

Мам, девчонок поздравляем? (Нет!)?

Мир важней всего на свете? (Да!)

Знают это даже дети? (Да!)

 

2  а.б. Сабый бала йоклый бишектә ,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Тыныч булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы

Сакта тора сизгер егетләр,

Бар да  алар лачын кебекләр.

  Ир-егетләр хөрмәтенә 6 сыйныф укучылары  “Катюша”  җырын  башкара.

1 А.б. Элегрәк  егетләр армиягә китү белән сөйгән ярларына хатлар яудыра башлаганнар.  Беркөн шулай кызга егетеннән хат килеп төшә. (Хатны укый)

 

2 А.б.   Уен«Өйгә хат».  Солдат кеше әнисенә, апасына, дусларына ничек хат язмасын инде?  Хатыңны самолёт итеп җибәр.

Егетләр хат язган вакытта  кызлар «Исемен бел» биремен үтәсен эле.

*Корабльнең идәне. (Палуба.)

*Корабль тәрәзәсе.(Иллюминатор.)

*Корабль баскычы.(Трап.)

*Матросларның яшәү урыны.(Кубрик, каюта)

*Винтовканың агач өлеше.(Приклад.)

*Солдатның кышкы өс киеме.(Шинель.)

иңгездә көчле давыл.(Шторм.)

*Флот генералы.(Адмирал.)

*Офицер коралын  кайда йөртә?(Кобурада.)

 

  1 а. б.    Хөрмәтле  ир-атлар, егетләр!

         Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!

         Сез көчле, сез батыр, сез—безнең куаныч!

         Сез—алтын багана, гаиләдә сез -терәк !

         Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !

Ә хәзер сезнең игътибарыгызга 5 сыйныф укучылары башкаруында җыр: “Билгесез солдатлар”

  2  а.б.    Күп тә үтмәс, егетләр

Сез дә үсеп җитерсез

Ватанны саклар өчен

Армиягә китәрсез.

Әниләрне,  апаларны,

Сеңелләрне   якларсыз

Җирдә, күктә, туган илнең

Тынычлыгын сакларсыз.

Ә хәзер сезнең игътибарыгызга 8 сыйныф укучылары башкаруында скетч.

2 а.б.   Сез булганга имин булып ата таңнар,

Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.

Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,

Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

Ә хәзер сезнең игътибарыгызга 9 сыйныф укучысы Зи ннатуллин Зөфәр җыр башкара.

 

1 а.б.   Хөрмәтле  ир-егетләребез! Сезнең хөрмәткә әзерләнгән бәйрәм кичәбез  ахырына якынлаша. Кыш бураннары сезгә эшегездә, тормышыгызда бәхет-куанычлар, саулык-сәламәтлек, бәхетле-шатлыклы көннәр алып килсен! Кар бөртекләре белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын!  Туар таңнар сезне уңышларга рухландырсын!  Батырлар, сизгерләр, уңганнар, булганнар, көчлеләр, рәхимлеләр дигән сүзләр сезгә күбрәк әйтелсен! Эшләрегез уң булсын, якты хыяллар тормышка ашсын!  Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын! Бәйрәм белән Сезне!

 

 

×
×