Автор: Вәсилә Госман кызы Нәҗмиева
Кеше яшәү дәверендә башкалар белән аралашуга мохтаҗ булып яши. Аңа үз үз фикерләрен, теләкләрен, ниятләрен башкаларга җиткерергә, алар белән киңәшергә кирәк.
Белем бирү системасында эшләүче һәр педагогның төп максаты — укучыларны аралашырга, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга өйрәтү. Ааралашуның иң киң таралган формасы – ул диалогик сөйләм. Диалогик сөйләмне төп һәм әйдәп баручы төр дип атый алабыз. Ни өчен шулай? Беренчедән, сөйләмнең башка формалары белән чагыштырганда, диалог киңрәк таралган. Икенчедән, аның өстенлекләре дә байтак: ул гадирәк һәм кыскарак төзелә, аның составында күнегелгән сүзтезмәләр һәм калыплар бар, шуның нәтиҗәсендә аны үзләштерү дә җайлырак. Диалогик сөйләм эчтәлеге укучының көндәлек тормыш шартларына, балалар белән вакыйгаларга якын булуы шарт.