«Ягез әле, әниләр!»

Автор: Хисматуллина Фания мирзовна

«Ягез әле, әниләр!» 
  
Залның бизәлеше: “Тормышның язы һәм чәчәгехатын кызлар”, дип язылган плакат эленеп тора. 

Музыка астында алып баручы чыга 
А.Б. Исәнмесез хөрмәтле әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган әниләребезгә багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, әниләр!дип атала. Әйдәгез, хөрмәтле дуслар, кул чабып, әниләребезне бирегә чакырыйк. 
Музыка астында әниләр үз өстәлләренә чыгып утыралар. 
А.б. Әниләрне командаларга бүлү өчен подностагы карточкаларны алырга тәкъдим итәм. Рәхим итегез! 
Карточкалар артында 1 һәм 2саннары язылган.Һәр әни карточкалар ярдәмендә кайсы командада булуын ачыклый. Һәр команда үзенә исем сайлый. 
А.Б. Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары утыра.(жюри әгъзалары белән таныштыру)  Ә хәзер бүгенге матур бәйрәм белән әниләребезне котлап  җыр тыңлап китәрбез. 
Җыр башкарыла 
А.Б. Без бүген әниләребезнең уңганлыкларын, осталыкларын һәм җитезлекләрен тикшерербез. Ә хәзер уеныбызны башлыйк. 

1нче конкурс.”Көтү куу” 
А.б. Бу конкурс “Көтү куу” дип атала . Һәр командадан әниләр чиратлашып “абзарга” “көтүне куып” кертергә тиеш. 
Һәр уенчы билгеләнгән арада кабартылган шарларны гимнастик таяклар ярдәмендә капкага алып барырга һәм кертергә тиеш. 

2нче конкурс.”Өй эше” 
А.Б. Әфәрин! Ә хәзер үзегезне укучылар дип күз алдына китерегез. Бу конкурс Өй эше дип атала. Уенга икешәр әнине чакырабыз. Күз алдына китерегез, сез өй эшен хәзерләмәгәнсез,ә укытучы такта янына чакыра. Иптәшегез сезгә ярдәм итәргә ашыга. Рәхим итегез! 
Һәр командадан берәр уенчы залның икенче башына баса. Икенче уенчыга дүртъюллык шигырь бирелә. Бу уенчы хәрәкәтләр ярдәмендә шигырьнең эчтәлеген аңлата. Беренче уенчы шигырьне белергә һәм сөйләргә тиеш. Кайсы команда белә, шул җиңүче була. 

3нче конкурс.”Мәргән” 
А.б. Бу конкурста әниләрнең төз ату осталыкларын тикшерербез. Конкурс “Мәргән” дип атала. 
Һәр уенчы билгеләнгән араны йөгереп барып, баскетбол тубын кәрзингә атарга тиеш. Кайсы команда тупны күбрәк кертә, шул команда җиңүче була. 

4нче конкурс. “Алфавит” 
А.б. Бу уенда әниләребезнең тел осталыкларын тикшерербез. Сезгә алфавит тәртибендә балаларыгызда булган яки булдырырга теләгән уңай сыйфатларны язарга кирәк. Жюри сезнең тел байлыгыгызны һәм алфавитны белүегезне исәпкә алачак. 
Һәр командага кәгазь һәм ручка бирелә. Кайсы команда тизрәк һәм күбрәк сүз яза, шул җиңүче була. Алфавитны белүләре исәпкә алына. Командалар биремне үтәгән арада җыр башкарыла. 

5нче конкурс. “Йомгак” 
А.б. Әниләребезгә җеп эрләү һәм оекбаш бәйләү таныш шөгыль . Хәзер сезнең кул эшенә осталыкларыгызны тикшереп китәрбез. Кем кул эшенә остарәхим итегез! 
Һәр командадан икешәр уенчы чакырыла. Бер уенчы карандашка җеп чорнарга, ә икенче уенчы киресенчә сүтеп йомгакка чорнарга тиеш . Кайсы тизрәк биремне үти ,шул җиңүче була. Йомгакның сыйфаты исәпкә алына. 

6нчы конкурс. “Кыргаяк” 
А.б. Бу уеныбыз “Кыргаяк” дип атала. Сезгә бу уенда җитезлек күрсәтергә кирәк. Уенның тәртибе мондыйбашта бер уенчы алда куелган кеглины әйләнеп килә. Икенче уенчы беренче уенчының биленә тотына. Аннан икәүләп әйләнеп киләләр. Өченче уенчы икенче уенчыга тотынауен шулай дәвам итә. Барлык уенчылар катнашып беткәч, уен тәмамлана. 
Залның икенче башына ике команда өчен дә бер генә кегли куела. 

7нче конкурс. “Чемпион портреты”. 
А.б. Һәрберегез спортны ярата, спортка битараф түгелдер. Телевидениедан көндәлек спортчыларыбыз белән танышып барасыздыр. Хәзер сез чемпионнарыбызның портретларын ясарга тиеш буласыз. 
Һәр командага стенага бит беркетелгән. Уенчылар чиратлашып кеше фигурасының бер өлешен ясыйлар. Беренче уенчы баш өлешен(хоккеист), икенчесе гәүдә(биатлонист), өченчесе кул (теннесист), дүртенчесе аяк(футболист) өлешләрен ясыйлар. Кайсы тизрәк биремне үти ,шул җиңүче була. Рәсемнең сыйфаты исәпкә алына. 

8нче конкурс. Капитаннар ярышы. 
А.б.Бу уенга капитаннарны чакырабыз. Күз алдына китерегез, сез камыр ризыгы пешерергә җыенасыз. Ирегез кайтыр вакыт җитә ,ә камыр кабармый. Үзегез өреп кабартырдай буласыз. Ә хәзер уенга рәхим итегез. 
Капитаннар шарны шартлаганчы өреп кабарталар. Кемнең шары беренче шартлый,шул җиңүче була. 
А.б. Кадерле әниләр! Конкурс ахырына якынлаша. Ә хәзер жюри бәйгегә йомгак ясаган арада җыр тыңлап алыгыз. 
Әниләргә багышлап җыр башкарыла. 
А.б. Кадерле тамашачылар! Жюри бәйгегә йомгак ясады. Хәзер сүзне аларга бирик. 
Жюри конкурс нәтиҗәләре белән таныштыра. 
А.б. Хөрмәтле әниләр! Бәйгебез тәмам. Килүегезгә, бәйгедә катнашуыгызга зур рәхмәт! Алдагы тормышышызда зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.

×
×